Бүген, Мөслим муниципаль район Советы, район ветераннар советы һәм Иске Карамалы авыл җирлеге вәкилләре катнашындагы район делегациясе, Иске Карамалы авылында гомер итүче Таҗиева Миңнебанат Таҗи кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миңнебанат ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.