Татарстан Республикасы ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Мөслим авылы Кооператив урамында урнашкан 227, 229, 235, 237, 239 йортларында яшәүчеләр белән дизайн-проект буенча фикер алышу очрашуы узды.
Очрашуда район Башлыгы Рамиль Муллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, «Мөслим» идарәче компания җитәкчесе Гульшат Фахерлегаянова, әлеге йортларда яшәүчеләр катнашты. Дизайн-проект буенча фикер алышуда алар актив катнаштылар һәм үз теләкләрен җиткерделәр.