Грипп – көчле вирус инфекция авыруы, кешеләргә җенескә яки яшькә карамастан зарар китерә. Ачык токсикоз, ринит, борынга томау төшү һәм бронхларга зыян китерүче ютәл белән аерылып тора.
Дөньядагы һәм илебездәге тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә вакционопрофилактика бу авыр чирдән индивидуаль һәм массакүләм саклану чарасы буларак һәркем файдалана алырлык чара булып санала.
Теләсә нинди коллективның 70 -80 %на вакцинация ясау грипп белән чирләүне аерым очракка калдыра яки чирләү мөмкинлеген юк итә. Вакцинацияны алдан ук уткәрергә кирәк. Шул вакытта иммун система әзерләнергә өлгерәчәк.
Сәламәтлегегез турында кайгыртып “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре.