Бүген, 15 август көнне, “Мизгел” яшьләр үзәге янәшәсендәге яңа төзелгән сәхнәдә республиканың төрле районнарыннан килгән “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләре Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кунаклары алдында концерт куйдылар. Концертны Мөслим сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Замалова алып барды.