Иске Карамал авылы мәдәният йортында Бөтендөнья песиләр көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Иске Карамал авылы мәдәният йортының "Без - җир балалары" исемле берләшмәсе Бөтендөнья песиләр көнен  "Шат күңелле дусларыбыз" интеллектуаль уены белән билгеләп үтте. Берләшмәдә шөгыльләнүче балалар песиләр турындагы белемнәрен барладылар, кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, мыеклы дусларыбызга куелган һәйкәлләр буенча мәгълумат алдылар. Шулай ук үзләренең "мыраубатырларының" һәм "мыраубикәләренең" фотосүрәтләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International