Иске Карамалы МЙ хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында Бөтендөнья песиләр көненә чара уздырдылар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында булып, нәниләр өчен Бөтендөнья песиләр көненә багышланган кызыклы чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты - балаларга кече яшьтән үк йорт хайваннарына сак караш һәм мәхәббәт уяту. Балалар песиләр турында әкиятләр тыңладылар, мавыктыргыч уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International