Баланлы авыл мәдәният йорты директоры ачык һавада балалар арасында "Бәхетле балачак мизгелләре" исемле рәсем конкурсы үткәрде.

2017 елның 12 августы, шимбә

Баланлы авыл мәдәният йорты директоры ачык һавада балалар арасында "Бәхетле балачак мизгелләре" исемле рәсем конкурсы үткәрде. Берочтан балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кәгазъдән ясаган самолетларын очырдылар. Рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалгач бүләкләр дә алдылар. Чара ахырында кечкенә дискотека булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International