Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 11 августы, җомга

9-11 августа  Мөслим сәнгать мәктәбенә һәм “Курай” паркына килгән Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кунакларын каршы алдык. Кунаклар парктагы, мәктәпнең тирә-юнендәге матурлыкка шаккатып йөрделәр. Мәктәптәге укыту кабинетлары, аларның сакланышы, укытучылар эшчәнлеге, укучыларыбызның уңышлары белән танышып, мәктәбебезгә бик югары бәя бирделәр. Киңәшмә кунакларына “Тылсым” остаханәсендә рәсем сәнгате бүлеге укытучылары ясаган искиткеч матур сувенирлар бүләк иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International