5 август көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә һәм мәктәп белән берлектә Халыкара светофор көне уңаеннан тәрбияви чара уздырды. Укытучы Хәсәнова Римма яшүсмер һәм балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Төрле дидактик уеннар уйнатылды, төрле ситуацияләрдән чыгу очраклары, проблемаларны чишү юллары аңлатылды.