Баланлы авыл җирлеге башлыгы, җирлекнең сәркатибе һәм авыл мәдәният йорты директоры хезмәт ветераны Әгъләмов Зиатдин абыйны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Өлкән яшьтәге ветеранның чәчәкләр, күчтәнәчләр белән котларга килүчеләрне күргәч күзләрендә шатлык яшьләре балкыды. Изге теләкләрне җырга төреп әз булсада күңел жылыбызны бирүебез өчен ,тәмле чәйләр әзерләп зур рәхмәтләр белән озатып калдылар.