5 нче август көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университетының студентлар татар халык театры Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында риваять” мелодрамасын тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев. Авыл халкы студентлар чыгышын бик яратып кабул итте.