Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Балаларның җәйге яллары  дәвам итә. Бу елны күпчелек балаларыбыз төрле сәламәтләндерү  лагерьларында ял итте. Кайберләре үзебезнең Нарат Астында урнашкан “Урман иле” лагеренда,  берничә бала бер атна дәвамында Әлмәт шәһәрендә урнашкан палатка лагеренда ял итте һәм яңа дуслар тапты. Бүгенге көндә ике балабыз Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Звёздный” (“Йолдызлы”) сәламәтләндерү  лагерьларында ял итә.Балаларга лагерьда  бик ошый. Алар монда сәламәтлекләрен ныгыталар, ял итәләр, яңа уку елына көч җыялар.  7 августан Түбән Табын авылында урнашкан коррекция мәктәбендә инвалид балалар өчен лагерь оештырылачак. Анда безнең гаиләләрдә тәрбияләнүче инвалид балалар да ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International