“Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Әлмәт шәһәре “Кванториум”ы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә “Кванториум” балалар технопаркы ачылды. Бу Татарстанда инде өченче технопарк. Андый технопарклар Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бик уңышлы эшләп киләләр иде инде.

28 июльдә Мәктәптән тыш эшләр үзәге делегациясе Әлмәт шәһәре технопаркына эш визиты белән барды һәм аның эшчәнлеге белән якыннанрак танышты. Шулай ук алар арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу килешү нигезендә семинарлар, белем күтәрү курслары үткәрү, яңа эш технологияләре өйрәнү күз алдында тотыла. Мондый килешүләр күптән түгел Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең технопарклары белән төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International