29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көненә багышланган концерт узды. "Мизгел" яшьләр үзәге каршысында сигезенче тапкыр велойөреш үтте., МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ РТ һәм АМО РТ активистлары башлангычы белән оештырылган бу чарада 150 якын велосипедчы катнашты. Алар арасында “спец” кунаклар -үзебезнең татар эстрада артистлары Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигмәтҗанова, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, әле беговелда (педальсез велосипедта) гына йөрүче сабыйлар да, әтиләре иярләгән велосипедка утырып килгән балалар да бар иде. Эреле-ваклы балаларын ияртеп, гаиләләре белән чыгучылар шактый иде. Кунакларны сәламләгәннән соң велосипедчылар алдан билгеләнгән маршрут буенча кузгалдылар.
Шул ук вакытта "Нурлыгаян" паркында, район тарихында беренче тапкыр үткәрелгән, “Буяулар фестивале” гөрләп барды. Олысы да, кечесе дә төрле төстәге буяуларда йөзде.