2017 елда районда капиталь төзекләндерелергә тиешле мәктәпкәчә балалар учреждениеләре исемлегенә Мәллә Тамак «Куянкай» балалар бакчасы да керде. Әлеге объектта ремонт эшләрен ҖЧҖ «ПерфектСтрой» подрядчы оешмасы алып бара. Бу объектны капиталь төзекләндерүгә 7,7 млн.сум акча каралган.