Мөслимдә Эко-Сабантуй гөрләп үтте!

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Мөслим  район үзәгендә менә инде өченче ел рәттән Сабантуй көнне, ике мәйданчык эшләде. Төп сәхнә  белән параллель рәвештә балалар мәйданчыгында да  барлык милли уеннар үтте. 16 июль көнне, Мөслим муниципаль районында узган "Эко – Сабантуй” балалар бәйрәменең инициаторлары һәм оештыручылары булып "Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" чыктылар.

Ярыш-бәйгеләрнең ниндиләре генә юк иде! Уеннар традицион капчыкта йөгерү белән башланып, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, "лиана" тартышу, көянтә белән су ташу урынына, балалар чиләккә тутурылган макулатура ташыдылар. Шулай ук, капчык сугышы урынына себерке белән чабындылар. Бу уен бигрәк тә малайлар күңеленә хуш килде! Ә иң нәни катнашучылар балык тоту осталыгын күрсәттеләр. Һәм иң ахыргы итеп "Тизрәк җый!" уены булды. Балалар үзләренең эти-әнисе белән берлектә вакытка мәйданда ташлап калдырылган чүпләрне җыярга тиеш иде. Әлеге Эко-Сабантуй бәйрәменең максаты итеп балаларга экологик тәрбия, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш,  экологик аң бирү иде.

 Шулай ук, халыкта кыр чәчкәләреннән тәкыя үрү буенча мастер-класс зур кызыксыну уятты. Узләренең иҗат җимешләрен киеп эко-фотозонада фотосессия үткәрү мөмкинлеге дә тудырылган иде.   

Тик нинди бәйрәм бүләксез! Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы безнең "Эко-Сабантуй" бәйрәменең партнеры булды. Уеннарны оештыручылар һәр катнашучыны мавыктыргыч бүләкләр белән бүләкләп бардылар. Барлык конкурслар беркемне дә битараф калдырмады.

Кече мәйдан үзенә кимендә 300 бала җыйды!

Сабантуй -бәйрәм атмосферасы, музыка, бүләкләр, истәлекле вакыйгаларга, елмаюларга бай булды! Нәниләр һәм аларның әти-әниләре яраткан милли бәйрәмебездән   бик канәгать булып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International