"Урман иле"ял һәм сәламәтләндерү лагеренда мәктәп коллективлары төрле чаралар үткәрә.

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда һәр көнне төрле мәктәп коллективлары кызыклы чаралар уткәрә. 19 июнь көнне Салауз –Мухан  һәм Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективлары  “Куркыныч көн” уздырды. Балалар бу чараны бик ошаттылар. Алар төрле тискәре әкият геройлары булып киенделәр, битләрен куркыныч итеп буядылар, уеннарда катнаштылар. 20 нче июнь көнне Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы “Урман иле” лагеренда ял итүче балалар белән  “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән чара уткәрде. Балаларга алкоголь эчемлекләр, тәмәке һәм наркотикларның зыяны турында аңлатылды, сәламәт яшәү рәвеше алып барыр өчен ниләр  эшләргә кирәклеге турында уеннар аша җиткерелде. Соңыннан һәр отряд “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән стенгазета чыгардылар. Бүген исә  лагерда Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы  “Урман иле” миссы һәм мистеры” дигән чара уздыралар.  Балалар төрле юнәлештә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.  Бу чараларны үткәргән мәктәп коллективларына рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International