Ике ел рәттән "Карлыгач" балалар бер көнне “Бантиклар көне” дип игълан итәләр. Быел без кечкенә үзгәртү керттек һәм бу көнне “Бантиклар һәм бабочкалар көне” дип игълан иттек. Балалар шундый матур киенеп килделәр, барыбызга да бик күңелле булды. Кызлар чәчләренә төрле бантиклар куйганнар, ә малайлар бабочка-галстук такканар һәм чын джентельменнар иделәр. Бу көн безнең балалар бакчасының бик матур бер традициясенә әйләнеп бара һәм ул озак еллар безне сөендерер дип ышанып калабыз.