Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Һава торышының быел бик үзенчәлекле булуына карамастан, җирлегебездә балаларның ялын оештыру буенча эшләр дәвам итә. Шундый чараларның берсе - тәрбиягә бала алган гаиләләрдә яшәүче балалар өчен Сабантуй. Мөслим районы тәрбиягә бала алган “Гаилә” клубы биш төбәкне үз эченә ала: Иске Карамалы, Әмәкәй, Мөслим, Салауз-Мухан, Тат.Бүләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел һәр төбәк  Сабантуйны үз җирлегендә үткәрә. 13 нче июнь көнне шундый чараларның чираттагысы Әмәкәй авылы җирлегендә үтте. Әмәкәй төбәгендә  14 гаиләдә ата-ана карамагыннан мәхрүм булган 30 бала тәрбияләнә. Зурлар Сабантуеннан бернәрсәсе белән дә аерылмаган бу бәйрәмдә олысы да кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты, ял итте. Чара балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм барысына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International