Бүген “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда “Рекордлар көне” узды. Бу куңелле чараны Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы уздырды. Балалар төрле ярышларда актив катнаштылар һәм спорт уеннарында рекордлар куйдылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге чара өчен Тойгелде төп гомуми белем бирү коллективына зур рәхмәт белдерәбез.