13 нче июньнән 15 нче июньгә кадәр районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче һәм грант откан 8 укытучы “Өлкән укытучы” гранты буенча Казан шәһәрендә белем күтәрү укуларында катнаша. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге укуларны укытучыларның һөнәри осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан уздыра.