8 нче июньнән 14 нче июньгә кадәр “Болгар – Туган тел” республика лагеренда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы иң сәләтле укучылар ял итеп кайтты. Әлеге лагерь татар теле юнәлеше буенча оештырылган иде һәм анда бары тик республикакүләм бәйгеләрдә уңышларга ирешкән талантлы укучылар гына сайлап алынды.