Район ветераннар советы президиумының киңәйтелгән күчмә утырышы

2017 елның 13 июне, сишәмбе

    24 нче май көнне Мөслим муниципаль районы ветераннар советы президиумының киңәйтелгән күчмә утырышы булып узды.

    Мөслим муниципаль районында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында, утырышта катнашучылар башта район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә “Кояшлы Ык” яр буена сәяхәт кылдылар.

  Утырышның төп узу урыны булган Түреш авылында Мөслим муниципаль районының ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовның чыгышы тыңланылды.

  Соңыннан район каршындагы ветераннар советы “Сүнмәс дәрт” үзешчән сәнгать клубы чыгышында концерт номерлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International