Үз сәламәтлегең турында кайгырт, флюорография үт.

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Күкрәк читлеге авыруларыны иртә диагностика төп ысулы булып флюорография тора. 14 яшьтән башлап Һәр кеше ел саен флюорография узарга тиеш. План буенча Мөслим районында 2017 елнын 5 аенда 4580 булырга тиеш иде,  3748 кеше тикшерелергә узды  (81,8%), ягъни 832 кеше вакытында флюорография узмады, димәк 832 кеше бигүк үз сәламәтлеге яклы түгел һәм тирә-юньдәгеләр өчен потенциаль куркыныч булганнарын аңламый. Иң түбән флюорография узган күрсәткеч Тегермәнлек, Әндреш, Бәкәбез, Чишмә, Каенсаз, Үрәзмәт, Сикия, Баланны. Югары күрсәткеч Сөякәй авылы, Кызыл Яр, Мари Бүләр, Яңа Усы, Т. Табын, Шуганка, О. Чакмак, Карл Либкхнет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International