“Мөслим туган як музее” үзенең экспозиция залларын яңарту өстендә реконструкция эшләрен башлап җибәрде. Яр Чаллы шәһәреннән килгән осталар “Совет чоры залын”да тарихи эзлеклелектә үзгәртүләр ясыйлар, яңалыклар кертәләр, шулай ук Мөслимнең бүгенге үсешен күрсәткән аерым зал эшләнелә.