"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерында кызыкла чарлар уза.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре төрле темалар астында чаралар уздыралар. 6 июнь көнне Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы “Табигать көне” темасына мастер - класс һәм интеллектуаль чара үткәрделәр.  Ә бүген исә, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе колективы “Без талантлар эзлибез” исеме астында берничә мастер – класс һәм күңелле эстафета үткәрделәр . Чаралар лагерьда ял итүче балаларга бик ошады. Әлеге мәктәпләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International