Мөслим гимназиясе бинасында капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге көндә фасад тышлау, тәрәзә һәм ишек алыштыру, коридорларда һәм спортзалда эчке ремонт, электр системасы һәм яктырткычлар яңарту эшләре дәвам итә. Территорияне төзекләндерү буенча эшләр башланды: спорт мәйданчыклары һәм футбол кыры өчен нигез әзерләнде. Ремонт эшләрен "Строймус" җәмгыяте алып бара.