Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе “Сарман аграр көллияте” филиалы бинасында капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге кондә тәрәзәләр алыштыру тәмамланып килә. Фасад тышлау, эчке ремонт, электр, җылылык, су һәм канализация системаларын яңарту эшләре дәвам итә.