Һава торышының быел бик үзенчәлекле булуына карамастан, җирлегебездә балаларның ялын оештыру буенча эшләр башланып китте. Шундый чараларның берсе - тәрбиягә бала алган гаиләләрдә яшәүче балалар өчен Сабантуй. Мөслим районы тәрбиягә бала алган “Гаилә” клубы биш төбәкне үз эченә ала: Иске Карамалы, Әмәкәй, Мөслим, Салауз-Мухан, Тат.Бүләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел һәр төбәк Сабантуйны үз җирлегендә үткәрә. 1 нче июнь халыкара балаларны яклау көнне шундый чара Иске Карамалы авылы җирлегендә үтте. Иске Карамалы төбәгендә 16 гаиләдә ата-ана карамагыннан мәхрүм булган 50 бала тәрбияләнә. Зурлар Сабантуеннан бернәрсәсе белән дә аерылмаган бу бәйрәмдә олысы да кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты, ял итте. Чара балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм барысына да ошады.