30 нчы май көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре һәм Мөслим районының тәрбиягә бала алган әти-әниләре белән семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмәне Мөслим муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Үзәкнең җитәкчесе Галина Андреевна Сатаева аның эшчәнлеге белән таныштырды, белгечләр- психологлар һәм юристлар- әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр , консультацияләр үткәрделәр. Киңәшмәдә Мөслим районы тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы җитәкчесе Валентина Геннадьевна Игошева чыгыш ясады.Әти-әниләр һәм балаларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте. Үзәк белгечләре очрашуны оештырган опека һәм попечительлек хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләде.