Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Табигатьнең яраткан почмаклары" исемле фотоконкурсы игълан ителде. Конкурска авылның бай табигатен, матурлыгын, гүзәллеген чагылдырган фотолар кабул ителә. Фото размеры-10*15, катнашучының яше чикләнмәгән. Фтолардан күргәзмә ясалып, нәтиҗәләре Сабантуй бәйрәмендә билгеле булачак.