28 май көнне Пограничниклар көне уңаеннан Каенсаз авылында туып үскән әфганчы Вильданов Таһир Сәлих улын искә алу кичәсе үтте. Районның әфганчылар һәм локаль конфликтлар оешмасының җитәкчесе Госманов Данил Дамир улы җитәкчелеге астындагы делегация зиратка барып дога кылдылар һәм кабергә чәчәк бәйләмнәре салдылар.