24 нче май көнне “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә үткәрелгән “Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Югалган, тарихи авылларның проблемаларын өйрәнү, саклау һәм янарту” дип исемләнгән бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә катнаштылар. Конференциядә музей директоры Яббарова С.Я. “Музей эшчәнлегендә халкыбыз йолаларын, традицияләрен яңарту”, фәнни хезмәткәр Р.И. Тимкин “Мөслим төбәгенең югалган авыллары” темасына чыгыш ясадылар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.