23 май көнне Иске Вәрәш авылы мәдәният йортында “Мөслим йолдызлары - 2017” сәләтле балалар фестивале үтте. Бәйрәмгә олимпиада призерлары, спорт ярышларында катнашучылар, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә урын алучы укучылар чакырылды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләргә интерактив җиһазлар тапшырылды. Һәр номинациядә “иң-иң”нәр ачыкланып, аларга “Мөслим йолдызы” статуэткалары бирелде.