Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 23 мае, сишәмбе
22 майда Мөслим сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтте. Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән 32 укучы буген зал турендә. Алар – төрле инструментларда уйнарга өйрәнеп, рәсем сәнгатенең серле дөньясында йөзгән, алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Аларга бик моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма алар өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, сәнгать мәктәбе укытучылары белән, чиста балачак белән хушлашу көне... Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фаттахова укучыларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады, укучыларга изге фатихаларын бирде, үгет-нәсихәтләрен җиткерде, киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләде. Иң яхшы укучыларны, мәктәп, районның мәдәни тормышында актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгарылыш класс укучыларын “Хыял” бию ансамбле, “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле, баянистлар ансамбле котлады. Фойеда рәсем бүлеге укучыларының диплом эшләреннән күргәзмә оештырылды. Балалар да үз чиратларында укыткан укытучыларга, мәктәп дирекциясенә олы рәхмәт хисләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International