Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе
17 майда Мөслим сәнгать мәктәбенең Дилбәр Салихзянова классында шөгыльләнүче халык уен кораллары бүлеге укучылары әти-әниләре алдында зачет-концерт куйдылар. Концертта яшь музыкантлар башкаруында татар, рус халык көйләренә эшкәртмәләр, төрле кино, мультфильмнардан балалар өчен әсәрләр башкарылды. Ансамбль чыгышы да бик матур, үзенчәлекле булды. Балаларның чыгышы әти-әниләргә бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International