Яңа Усы авылы китапханәчесе Гаилә көненә багышланган “Гаилә – бәхет ачкычы” исемле әдәби кичә үткәрде. Китапханәче иң элек бәйрәмнең тарихы, гаиләнең кыйммәте, гореф-гадәте, йолалары турында сөйләде. Соңыннан бергәләп гаилә турында иң күп белүче, иң яхшы шигырь укучы, җырлаучы бәйгеләре оештырды. Шулай ук укучылар халык мәкальләрен, әйтемнәрен күңелләрдә яңарттылар, табышмакларга җаваплар таптылар.