Тематик кичә.

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Тойгелде авыл китапханәсе Тойгелде тугызеллык мәктәбе башлангыч класс укучылары белән "Иң күп китап укучы бабайлар һәм оныклар" дип исемләнгән тематик кичә узды. Кунак итеп Мингазов Равил һәм Ахметзянов Рафаэль абыйлар чакырылды. Бабайлар укучыларга үзләренең китапка булган мөнәсәбәтләре хакында һәм яраткан китаплары турында сөйләделәр. Равил абый үзенең укучы булган вакытында ук ятлаган Һ.Такташның "Нәни разбойник" шигырен яттан сөйләп күрсәттеп шаккаттырды. Кичәне уеннар белән дәвам иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International