Спорт мәктәбендә “Күңелле старт” бәйгесе үтте.

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

16  май   көнне спорт мәктәбе коллективы  балаларның  буш вакытларын файдалы  һәм кызыклы  итеп үткәрү максатыннан   «Кунелле старт» спорт бәйрәме үткәрде. Бәйрәм бик тыгыз һәм кунелле барды. Яшь спортчыларга бигрәк тә ракетка белән теннис тубы , бадминтон ракеткасы белән шар  йөртү ошыды.  Балаларның  җинү теләге шул хатле зур иде, алар  финишка җитү өчен барлык көчләрен куйдылар. Нәтижәдә,  дуслык җиңде. Спорт мәктәбе  һәр катнашучыга баллы призлар өләште.

Афәрин, балалар! Киләчәктә дә сезгә спортта  зур җиңүләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International