15 нче май көнне районыбыз җирлегендә Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият, сәнгать институты галимнәре мәдәният, мәгариф, авыл җирлекләре җитәкчеләре өчен эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә июнь аенда Мөслим җирлегендә узачак комплекслы экспедициянең максатлары, эш графигы тәкъдим ителде. Кунаклар “Мөслим туган як музеенда” булып, районыбызның тарихы, этнографиясе белән таныштылар.