Шуганка авылы китапханәчесе гаилә бәйрәме көне уңаеннан "Гаиләм -гомер юлым" исемле очрашу үткәрде. Шуганка авылында 55 ел бергә гомер кичергән Сабирҗан һәм Рәзинә Хафизовлар, Рамазан һәм Мөсәббиха Бадертдиновлар, Ягъфәр һәм Сәлимә Аюповларның гаиләләрендә булды. Аларны бәйрәм белән котлап Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабын бүләк итте.