Яңа Карамалы авыл клубы балалар бакчасы белән берлектә Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Язлар алып килде Җиңүне!" дигән тантаналы чара үткәрделәр. Балалар тирән рәхмәт хисләре белән ветераннарга үзләренең шигырь һәм җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук әлеге чарада район вәкиле, авыл җирлеге башлыгы һәм авыл җирлеге депутаты катнашты, аларның һәрберсе ветараннарга котлау сүзләре җиткерде.