Спартакиада-2017

2017 елның 13 мае, шимбә

12 майда Актаныш районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2017" традицион зона спартакиадасы узды. Анда 6 муниципаль районнан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашты: Актаныш, Минзәлә, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Мөслим районнары, ярыш 6 спорт төре буенча барды: волейбол ир-атлар һәм хатын-кызлар, бадминтон ир-атлар һәм хатын-кызлар, өстәл теннисы ирләр һәм хатын-кызлар, шахмат, эстафета ир-атлар һәм хатын-кызлар, аркан тарту ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы. Мөслим районы медицина хезмәткәрләре түбәндәге дисциплиналарда призлы урыннар яулады:

1 урын - кызлар командасы җиңел атлетика буенча.

3 урын - аркан тарту ир-атлар;

3 урын - аркан тарту хатын-кызлар;

3 урын - өстәл теннисы Абдуллина Гөлфия Наиль кызы;

3 урын - шахмат Хайртдинов Рамил Рафаил улы.

Ахыр нәтиҗә: имгәнүләр булмады, яхшы кәеф бөтен катнашучыга һәм бишенче урын гомумкоманда зачетында. Командалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International