Мөслим авылы “Ләйсән” гомуми үстерелешле балалар бакчасының бинасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бетте.Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелеп декабрь аенда ябылган иде. Яктырту һәм җылыту торбалары, электр чыбыклары алыштырылды, җылы идәннәр җәелде, стена-түшәмнәр, фасад яңартылды, пластик тәрәзәләр куелды.Бүлмәләр өлешчә яңа мебельләр белән тулыландырылды.Май аенда бакчабыз яңартылып,ачык төсләргә баеп,”матур күлмәк” киеп,үзенең сабыйларын каршы алды.Бакчабызны ремонтлауда зур көч керткән район хакимияте Рамил Хәмзә улы Муллинга,аның командасына,район-мәгариф бүлегенә,Мөслим төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Илдар Гаяз улы Авзаловка,аның тырыш коллектив эшчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.