Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә Җиңу бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Дан һәйкәле янында митинг булды, балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Китапханәдә "Бөек Җиңу безнең йөрәкләрдә" исемле күргәзмә эшләнде. Соңыннан барлык ветераннар өчен дә бәйрәм чәе оештырылды.