Исәнсеф авылында Советлар Союзы герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Сугыш ветераннары искә алынды, өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерелде, һәйкәлгә венок салынды.