Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышлар укучылыр һәм зурлар арасында булды, җиңүчеләргә махсус дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның спонсорлары - Шаймарданов Дамир һәм авыл җирлеге советы.