"Кояшлы Ык" территориясен чистарту.

2017 елның 6 мае, шимбә

5 май көнне Мөслим үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре 9 май бәйрәме уңаеннан "Кояшлы Ык" территориясен чистартуда катнаштылар. Территория чүп-чардан чистартылды, кипкэн үләннәр тырмаланды. Салкын җил исүенә карамастан кушылган эшне җиренә җиткереп башкардылар, кояшлы матур көн һәм самовар чәе кәефне күтәреп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International