3 май көнне “Мөслим туган як музеенда” район сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөрүче укучылар кунак булды. Алар “Язгы илһам” дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. “Табигать” залында урнашкан хайваннарны , кошларны рәсемгә төшерделәр.