Районыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алуга зур әзерлек бара.”Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре дә районыбызның беренче Советлар Союзы Герое – Гыймазетдин Вәҗетдиновның тормыш юлы, туган җирен өйрәнү максатыннан, Тат. Бүләр урта мәктәбе музеенда булып, анда сакланучы геройның шәхси экспонатлары, гаилә архивы материаллары белән таныштылар. Исәнсеф авылында булып, Гыймазетдин Вәҗетдинов бюстының бүгенге көндәге сакланышын өйрәнделәр.